©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

ХАКЛАНУ - ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том

ХАКЛАНУ

Диңгез кебек чайкалды бар хәтер

Бер сүзеңнең хата хәтәреннән...

Кеше үзен әллә кем дип белер,

Алмый калса гамәл хәбәреннән.
Кемлек аты илләр буйлап чаба,

Юл югалтып тарих эзләреннән,

Кайта гына алмый җайларына,

Күпләр чыгып китте үзләреннән.


Йөгәнли ул заман, йөгәнсезлек

Булгаласа егет чакларыңда,

Уйнак чыга хәтта уенсызлык

Кылсаң да бу яшәү хакларына.


Кем дип белә иде икән үзен

Саннарыннан чыккан заманасы?

Айкады да атты хата сүзең,

Мине ясап адәм тәганәсе!

30.04.02.

САГЫНУЛАР САНЫ

Байлык булып хәтта оятсызлык

Чыга йөзгә, көннең җайсызы

Бугазларга баса, бу очсызлык —

Кайнар башның салкын ялкыны.
Егетлекне үтеп китми генә

Ир булалмый адәм баласы,

Ә кызларның кулларында энә —

Чигелә бара бүләк такйасы.


Кемнәр сорар, кулның буш чаклары,

Тиеннәрдән сумнар җыела,

Ничекләрдән икән ир хаклары —

Ак шомыртлар чәчәк коена!


Байлык булып минем йөз аклыгым

Килеп керсә түргә чакырып,

Кабул килер микән бар хаклыгым,

Өзгәләнеп бетеп, сагынып?

ЯШӘҮ КАЗАНАСЫ

Хатын сүзе белән йөргән ирнең

Уңган чагы була, уңмаганы…

Шундый чагы минем хәлләремнең —

Акылымның утта кайнаганы!
Кемлек белән кимлек уңаенда

Калды хәтер гомер туйларында,

Әллә ниләр булып уйларымда,

Тынды хисләр инеш буйларында.


Үпкәләүнең ни икәнен тоеп,

Тыелусыз сагыш тугаенда

Сандугачның дәртле җырын җыеп,

Ут кабыздым йөрәк учагына.


Ирнең сүзен тоткан хатыннарның

Кирелеге, чыгып, кибән булды,

Бәяләре төрле юк һәм барның,

Учакларда хисләр кайнап торды.


ЮГАЛМАГАН ХАЛӘТ

Авыр холык булып табигатең

Кышка таба әгәр кереп китсә,

Туңып сүнсә шунда май кояшым,

Ни әйтерсең — язмыш хөкем итсә?
Ни әйтерсең, ак кар бураннары

Булып очса шомырт чәчәкләре?

Алмагачның чәчәк атмаулары

Өметләрне ничә кискәләде!


Минем язым меңләп туң җаннарны

Эретте дә, ташу булып акты —

Ярларына тулып хис кайнары,

Инде җәем болыннарга ятты.


Авыр холык, мескен табигатең

Кышка кайткан кебек кыландырса —

Нәрсә булыр икән хакыйкатең,

Күңелемә сандугачлар тулса?

Май, 2002.

КИТҮ ЮЛЫ

Китәселәр бардыр, андый гадәт

Яшәешем өчен ят түгел,

Бүген генә озаттык та, кинәт

Өзелепләр калды бу күңел.
Киттең әти, син дә Аллаһ колы,

Кемнәрнең соң монда калганы

Булды әле? Пәйгамбәрләр юлы,

Элекләрнең сукмак салганы!


Шушы инде, гореф-гадәт китә,

Үзгәрәләр дөнья юллары,

Ә монысы һаман ерак илтә...

Ахирәтнең бүген туйлавы!


Сөенәдер әби һәм бабамнар,

Күрештек, дип, балам, ниһаять,

Безне генә гамь һәм сагыш биләр,

Сагыеплар калып бу хәят.

08.05.02.

ХӘЛ КАДЕРЕ

Белгән кебек булабыз да

Кайчак,

Наданлыкта калып һәрдаим,

Күңелебез — суы кипкән улак,

Ул йөзәбез генә мөлаем.


Тәкъдир диңгезендә ничә каек,

Ничә көймә төпкә киттеләр,

Бу җилләре илтә кая алып,

Җилкәннәрне тетеп үттеләр.


Безнең язмыш шаулы дулкыннарның

Шашынганын сизми калгандай,

Ничә елны үтеп, упкыннарның

Өсләреннән узды шашкандай.


Тәүфыйклыдан булып һәр кыланыш,

Изге суфи кебек шөкердә

Яшәсәк тә, нәрсә безнең кылмыш?

Мин-мин һаман ару сикертә!


НИ ЯШӘЛГӘН ГОМЕР

Хакыйкатьнең кадерендә яшәп,

Сөенеп һәм сөеп дөньяны —

Бу көннәрем югалттылар хисап,

Уйнап торды туйлар баяны.
Җырның ертыгына ирешмәдек,

Көләч йөздә кояш назы бар,

Саннар — төрле, саннан ишелмәдек,

Чорлар чорга күчеп җырлыйлар.


Үткәнендә минем ни зарым бар,

Килеренә телим бәрәкәт,

Вакыт үткән саен югала зар

Һәм төзәлә бара җәрәхәт.


Дөньялыкны кулда тоткан ирләр

Аз булмады, калыр бездән дә...

Җәннәт микән без барасы җирләр?

Хата күп ул тормыш гизгәндә!


ИР КАДЕРЕ

Җиңел генә түгел, авырын да

Җиңә алган ирләр — кадерле,

Авырларны җиңел җиңүендә

Санга кертте күпләр аз ирне.
Сүз әмере җитәр генә түгел,

Үтүе бар баштан чөелеп,

Буйсындым, дип баш-аякта бөгел,

Чәчрәп китмә, китмә түгелеп.


Горур калучылар, сәҗдә итми,

Кемгә чыкты? Дөнья чәчәктә

Сәяр кыла галәм буйлап, күпме

Гашыйклар бар, кемдер — хикмәттә.


Җиңел түгел, энә төртелгәндә

Дертләп куя хәтта җан гынаң,

Кыялар да иңгә кителгәндә

Җир ярылып китә буеннан.

ТОРМЫШ БАСА

Тормыш баса, бара безнең аша,

Гүя һаман ул үрләргә аша,

Бәгырьләргә баса, йөрәк аша,

Кемгә — каза, кемгә — дан-тамаша!
Тормыш баса, калкынабыз һаман,

Исән генә булыйк, булыйк аман,

Кем — уенчы, кемгә ул — тамаша,

Яшәү көче табабыз без һаман.


Тормыш баса, егетлекне ега,

Ирлек таләп итеп тагын чага,

Имин булсак гүя шушы елга,

Киләчәктә бәхет безгә тама…


Тормыш баса, ерак аша-аша

Куып аны тотты кайсы ата?

Әле тыныч иде, тагын шаша,

Тормыш бара егет ирләр аша.


ҮССЕН, БАЛА!

Үссендерә, үссен генә,

Балаларны, дөнья шундый,

Һәммә кеше үз көненә

Хуҗа булу җаен уйлый.
Үссен генә, канат кага

Кош баласы оясыннан,

Сагынырга хәтер аңа

Бирер йөрәк ярасыннан.


Үзсендерә, тар тоела

Ил чикләре, заман аңа!

Аталарның җан сызыла,

Яшен коя газиз ана!


Үссен генә, гамәленең

Хатасына күзен йома

Ата-ана дип белүнең

Хакын онта калып бала.

?


dizajnerskie-narkotiki--.html

dizayn-elementlrini.html

dizel.html

dizenterijnaya-ameba--.html

dizenteriya-zaman.html